Бүген Астана шәһәрендә «Fattah Finance» акционерлык җәмгыяте һәм «AmanahRaya» Малайзиянең дәүләт финанс төркеме Казахстандагы икенче ислам банкы ачу турында хәбәр итте. Документка кул кую тантанасында Казахстанның вице-премьеры Асет Исекешев һәм Малайзиянең юстиция министры Дато Назри Танцери Габдел Газиз катнашты.
«Әлеге ислам банкы урта һәм кече бизнес вәкилләренә, халыкка хезмәт күрсәтәчәк», - диде Казахстан премьер-министры. Проектны тормышка ашыру 2011 елга тәгаенләнә. Ислам банкы Астанада яки Алма-Атада урнашачак.
Шулай ук әлеге очрашу вакытында Казахстанда Хәләл Хаб ачу турында да килешенде. Вице-премьер Асет Исекешев Казахстанның ислам дәүләтләре белән тыгыз элемтәдә торуын билгеләп үтте. «Әлеге элемтәләр елдан-ел ныгый бара. Безнең Согуд Гарәпстаны белән уртак проектларыбыз бар. Хәзер без Малайзия белән хезмәттәшлек алып барабыз. Алдагы берничә елга конкрет үсеш стратегиясен билгеләргә һәм уртак проектлар булдырырга кирәк», - диде ул.
Казахстанда энергетика, туристлык, сәнәгать һәм ислам финанслары буенча шактый уртак проектлар тормышка ашырыла инде, дип хәбәр итә BNews.kz сайты. «Алдагы елга Казахстанның Ислам конференция оешмасында рәислек итәсе, VII Ислам икътисады форучы үткәрәсе бар. Мондый мөһим вакыйгалар алдыннан мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту бик кирәк», - дип билгеләп үтте Исекешев.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык