«1001 уйлап табылган әйбер» дип аталган ислам мирасы күргәзмәсе Төркиянең Истанбул шәһәренә юл ала. Бөекбритания массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу күргәзмә - мөселман цивилизациясе казанышлары тупланмалары арасында иң уңышлысы. Лондон шәһәренең Фәннәр музеенда аны 300 мең кеше караган.
Күргәзмә Лондонда үз эшен тәмамлаганнан соң, дөнья буйлап турнега чыгып китәчәк. Күргәзмәнең озын сәфәрендә беренче тукталыш – Истанбул. Күргәзмәне Лондоннан Истанбулга символик күчерү тантанасы агымдагы елның 25 маенда булды инде. Чара вакытында күргәзмәне оештыручы Сәлим Әл-Хәссәни һәм Лондонның Фәннәр музее директоры лорд Уильям Уолдгрейв Төркия министры Керим Киратлига XIX гасыр гарәб инженерының «Писарь сәгате» эшен тапшырды.
Күргәзмәне рекламалау максатыннан төшерелгән «1001 уйлап табылган әйбер һәм серләр китапханәсе» кыска метражлы фильмы шулай ук популярлык казанды. Интернет челтәрендә эленгәннән соң, аны 1 ай эчендә 1 миллионнан артык йөкләгәннәр. Күптән түгел бу фильмны русчага да тәрҗемә иттеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык