Рязань мөселманнары өчен шатлык: өлкә мөхтәсибәте рәсми рәвештә теркәлгән. Теркәү таныклыгы, ниһаять, мөхтәсибәт җитәкчеләренә тапшырылды, дип хәбәр итә Касыйм мөселманнары матбугат хезмәте.
Моны Рязань мөселманнары бик озак көткән. Чөнки моңа кадәр өлкәнең үзәк мөселман оешмасы юк иде. Хәзер исә мондый оешма бар, ул төбәкне ислам дөньясында тәкъдим итү вазифаларын үзенә ала.
Мөхтәсибәтне оештыру тәкъдиме белән Касыйм районы, Касый шәһәре һәм Сасов шәһәре мөхтәсибәтләре чыккан. Яңа мөселман оешмасы Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә карый. Имам-мөхтәсиб итеп Рәшит Бултачиев билгеләнгән.
Мөхтәсибәтнең төп максаты – Рязань өлкәсендә яшәүче мөселманнарны борчыган мәсьәләләрне хәл итү, төбәктәге мөселман оешмаларын берләштерү.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык