Европада пәрәнҗә уңаеннан килеп чыккан бәхәсләр әле тынарга да өлгермәде, инде мөселман дәүләте булып саналган Сүрия дә мөслимәләрне никаб киеп йөрүдән биздерергә җыена. Сүриядә хәзер студентларга һәм укытучыларга никаб киеп йөрү тыела. Бу хактагы рәсми закон 18 июльдә расланган. Сүрия халкы әлеге карарны сәяси төсмердә, дип исәпли.
Сүрия җитәкчелегендә дөньяви партия тора. Әлеге партия дәүләт уку йортларында никаб киеп йөрүчеләр булмаска тиеш, дип исәпли. Чөнки алар илнең сәяси стасусына каршы килә, дип исәпли җитәкчелек. Бу уңайдан әле күптән түгел генә бер бәхәс килеп чыккан иде. Сүриядә никаб киеп йөрүче укытучыларны эштән куу турында Tatar-islam.ruда да хәбәр бирелде.
Әмма Сүрия мөслимәләре әлеге карар белән килешергә теләми. Тыюга да карамастан, никабтан йөриячәкбез, дип белдерәләр алар Siasat сайтына.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык