Германиядә экстремистлык яки террорчылык төркемнәренә эләккән мөселманнар өчен «кайнар элемтә» эшли башлады. Биредә радикаль төркемнәрдән китәргә теләүчеләргә психологик ярдәм күрсәтелә, кирәкле киңәшләр бирелә, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла, дип хәбәр итә AFP мәгълүмат агентлыгы.
Мондый хезмәт Конституцияне яклау федераль идарәсе тәкъдиме белән кертелгән. Әлеге махсус хезмәт төрле радикаль төркемнәр эшчәнлеген туктату белән шөгылләнә.
Әлеге проект HATIF, дип атала. Әлеге сүз гарәпчәдән «телефон» дип тәрҗемә ителә икән. Аны шулай ук «Heraus aus Terrorismus und islamistischem Fanatismus» (ягъни «Терроризм һәм ислам фанатизмы белән араны өзәргә») дигән җөмләнең кыскартылмасы буларак та аңлатып була. «Терроризм белән арасын өзәргә» теләүчеләр 19 июльдән башлап, 0221/7926999 телефоны буенча шалтырата яки HATIF@bfv.bund.de электрон почтасына яза ала.
Проект беренче чиратта төрле радикаль төркемнәргә эләккән кешеләрнең якыннары өчен эшләнә. «Кайнар элемтәдә» утыручылар гарәп телендә дә, төрек телендә дә сөйләшә.
Әлеге хезмәткә мөрәҗәгать итүчеләргә фатир, эш яки уку урыны табу буенча ярдәм дә күрсәтелергә мөмкин. Янаулар булган очракта алман хокук сакчылары ярдәмгә килергә вәгъдә бирә, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык