Ростов колонияләрендә намаз уку бүлмәләре булдыру өчен акчаны Чечня һәм Ингушетия президентлары бирә икән. Әлеге акчага кирәкле төзелеш материаллары сатып алына, ә төзекләндерү эшләрен колониядә утыручы мөселман егетләр үзләре башкара, дип хәбәр итә 161.ru сайты.
16 июльдә Ростов-Дон шәһәрендәге УЧ-398/10 төзәтү колониясендәге намаз бүлмәсе әзерләнеп беткән. Биредә хәзер мөселманнар җомга көннәрендә җәмәгать намазлары укый, ислам бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтә ала.
Намаз уку бүлмәсен ачу тантанасында Россиядә Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Ростов өлкәсендәге идарәсе хезмәткәрләре, Ингушетиянең Ростов-Дондагы вәкаләтле вәкиле, колония хезмәткәрләре, дин вәкилләре катнашкан. «Әлеге бүлмә мөселманнарга гына түгел, башка дин вәкилләренә дә хезмәт итсен иде. Һәрбер кешегә дә Аллаһы Тәгалә белән якын булыр өчен мөмкинлек тудырылырга тиеш», - дип белдерелә намаз уку бүлмәсе ачылу уңаеннан юлланган рәсми котлауда.
Мондый намаз бүлмәләре Ростов-Дондагы 5 колониядә ачылырга тиеш иде. Бер генә колониядә намаз уку бүлмәсе әзер түгел. Калаганнары мөселманнар карамагына тапшырылган инде. Әмма анда да эшне тиз арада төгәлләргә ниятлиләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык