Грозныйда мөселман яшьләре форумы үтәчәк

23 июльдә Грозныйда Төньяк Кавказ мөселман яшьләре өчен дини форум үтәчәк. Ул «Иман – тынычлыкка һәм бердәмлеккә илтүче юл» дигән шигарь астында

БӘЙЛЕ
2010 Июл 20

22,08 Kb23 июльдә Грозныйда Төньяк Кавказ мөселман яшьләре өчен дини форум үтәчәк. Ул «Иман – тынычлыкка һәм бердәмлеккә илтүче юл» дигән шигарь астында үтәчәк. Форум эшчәнлегенә Төньяк Кавказ федераль округында яшәүче, үз төбәкләренең дини һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы мөселманнар җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә Чечня Президенты матбугат хезмәте.

Мәртәбәле кунак буларак форумга Чечня Президенты Рамзан Кадыйров, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев, Владикавказ һәм Ставрополь архиепискобы Феофан, Чечня парламенты рәисе Дуквах Габдрахманов кебек танылган дин вәкилләре чакырылган.

Әлеге форумның максаты – тәҗрибә уртаклашу, Төньяк Кавказ төбәкләрендәге әйдәп баручы мөселман эшлеклеләре арасында багланышлар булдыру, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм стандартлар булдыру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе