19 июльдә Болгарда балалар өчен «Изге Болгар серләре» лагере эшли башлады. Тарихи юнәлештә эшләүче бу ял аланын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Аланда Россиянең төрле төбәкләреннән 50 бала ял итә. Алар Красноярски, Омски, Екатеринбург, Башкортстан, Мордовия, Ярославль, Самара, Владимир, Удмуртия, Марий-Эл кебек төбәкләрдән җыелган.
«Идел» яшьләр үзәге директоры Миләүшә Шәрапова сүзләренчә, балаларны бик кызыклы программа көтә. Алар өчен татар теле, тарих буенча дәресләр үткәреләчәк, Казанга, Биләргә экскурсияләр оештырылачак. Төрле кичке чаралар, бәйге-конкурслар да үткәрү күздә тотыла.
Шулай ук балалар Болгар тыюлыгында бара торган казу эшләрендә дә катнашыр, дип көтелә. Шул рәвешле алар татар тарихи белән танышачак. «Бу борынгы мәйданда баручы казу эшләрендә катнашу балаларда онытылмаслык хатирәләр калдырыр, дип өметләнәбез. Бәлки, берәрсенә нинди дә булса тарихи табылдык табу да насыйп булыр әле», - дип белдерде бу уңайдан Миләүшә ханым.
«Изге Болгар серләре» җәйге аланы беренче тапкыр 2003 елда үткәрелә. Аның үзенчәлеге – лагерьда ял итүче балалар 12 көн дәвамында палаткаларда яши.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык