Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан «Госмания» урта мәктәбенең Попечительләр шурасы 29 июльдә җыелачак.
Әлеге уку йорты ТР Диния нәзарәте карамаганда булып санала. ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый карары буенча утырыш Диния нәзарәте бинасында үтәчәк. Аны 11.00 сәгатькә тәгаенләгәннәр.
«Госмания» - Татарстандагы бердәнбер мөселман мәктәбе. Биредә гадәти урта мәктәп программасын да, дини белем дә алырга мөмкин. Мәктәп 6,6 яшьтән алып балаларга дәүләт стандартына нигезләнгән урта белем бирү белән беррәттән, ислам фәннәреннән (гакыйдә, фикһ, Коръән, хәдис, Ислам тарихы) һәм гарәп теленнән дә төпле белем бирә.
«Госмания» мәктәбе - ХІХ гасыр азагы - ХХ гасыр башында Казан шәһәренең эре һәм мәшһүр мәдрәсәләрнең берсе булган «Госмания» мәдрәсәсенең дәвамчысы. Ул Казан сәүдәгәре Җиһанша Госманов тарафыннан Тихвин урамында (хәзерге Тукай урамының 1, 3, 3а йортлары) төзелә. Уңышлы эшләп килгән мәдрәсә 1917 нче елгы инкыйлабтан соң ябыла.
Мәктәп үзенең эшчәнлеген 1995 елның сентябрь аеннан башлады. Аның оештыручысы – Татарстан мөселманнар Диния Нәзарәте. Беренче уку елын мәктәп 1 сыйныфның 12 укучысы белән 72 номерлы балалар бакчасында башлап җибәрә соңыннан өч бүлмәле фатирга күчеп, шунда 1 нче уку елын тәмамлый. 1996-1997 уку елыннан бирле мәктәп Каравай бистәсендәге «Нур-Ислам» мәчетенең мәдрәсә бинасында эшли.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык