Шушы арада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе законсыз сатылучы 160 литр спиртлы эчемлекне кулланыштан алган. Авиатөзелеш районындагы бер кибеттә әлеге спиртлы эчемлекне 5 литрлы савытларга тутырып сатканнар. Спирт савытлары көнкүреш химиясе товарлары белән янәшә урнаштырып куелган булган. Кассада исә спиртны өйгә дә китертергә мөмкин, дигән белдерү эленгән. Моның өчен белдерүдә күрсәтелгән телефоннан шалтыратырга гына кирәк, диелгән. 5 литр исерткечнең бәясе бик очсыз - 300 сум гына. Тик әлеге очсызлы спирт турында алкоголь инспекциясенә билгеле була.
Законсыз гына спирт сатып ятучы сәүдә ноктасының хуҗасы алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә яхшы таныш булып чыга. Ул моңа кадәр дә берничә тапкыр шушындый ук гамәл өчен җавапка тартылган. Ләкин бернигә дә карамастан, эшкуар спирт белән сату итүен ташламаган.
Бу юлы да сәүдәгәргә 4-5 мең сум тирәсе штраф яный. Спиртлы эчемлек исә кулланыштан алына. Әмма эшкуарның моңа артык исе китми, дип хәбәр итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык