Свердловски тимер юлының Төмән станциясе бригадиры Мөдәрис Юлдашев 80 мең сумга авылдагы төп йортын сатып алган һәм аны авылда яшәүче мөселманнарга бүләк иткән. Төмән өлкәсенең Ярковски районы Югары Сидоров авылында урнашкан бу йорт нигезендә тиздән мәчет сафка басачак.
Югары Сидорово авылында татарлар да, руслар да яши. Авыл үткән гасыр башында Югары Үтәш дип аталган. Анда мөселманнар өчен мәчет эшләгән.
Мөдәрис Юлдашев Югары Сидоровода туып-үскән. Соңрак укырга дип туган авылыннан чыгып киткән. Хәзер Мөдәрис әфәнде Төмәндә эшли. Авылдагы төп йортны алар берничә дистә ел элек саткан булганнар. Яңа хуҗалар да авылда озак яшәмәгән – шәһәргә күченгән. Соңгы берничә елда Мөдәрис әфәнде туып-үскән йорт буш торган. Аны яңа хуҗалары җәйге йорт буларак кына файдаланган. 17 сутый җир әрәм ятмасын дип, Мөдәрис әфәнде аны кире сатып алган. Хәзер хуҗа анда төзекләндерү эшләре башкара. Яңа мәчет Рамазан аенда ук мөселманнарга хезмәт күрсәтә башлаячак, дип хәбәр итә IslamNews сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык