Мәскәүдәге наркоконтроль идарәсе башлыгы Вячеслав Давыдов башкаладагы төнге клубларны ябарга кирәк, дип саный. Бу турыда ул журналистлар белән аралашу вакытында хәбәр итте.
Наркоконтроль башлыгы яшьләрнең ни өчен төнлә генә күңел ачарга яратуын аңлап бетерми. Шуңа күрә ул төнге клубларны «кичке клуб» итмәкче була. Вячеслав әфәнде аларның эш графигын кичке 7дән төнге 12гә кадәр калдырырга тәкъдим итә.
Вячеслав Давыдов сүзләренчә, төнге клубларда наркотиклар таратуга каршы көрәш чаралары һаман да нәтиҗәсез булып кала бирә. Тикшерүчеләр закон бозу булган очракта да клуб хуҗасына кисәтү ясау белән генә чикләнергә тиеш. Берничә тапкыр закон бозу булганда гына суд карары нигезендә клуб ябылачак. Быел шушы рәвешле 2 төнге клуб эшләүдән туктаган.
Әфьюнгә каршы көрәш чарасы буларак наркоконтроль идарәсендә мәк җитештерүне дә махсус лицензия буенча гына оештырырга тәкъдим итәләр. Чөнки еш кына азык өчен кулланыла торган мәк дигән булып мәк саламы да җитештереп яталар икән. Аны наркоманнар бик теләп сатып ала, ди. Мәскәү наркоконтрль идарәсе бу уңайдан ашыгыч чаралар күрергә җыена, дип хәбәр итә РБК сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык