Казанда быел 8 балалар бакчасы ачылачак

Башкалабызда бүген 276 муниципаль балалар бакчасы эшләп килә. Аларда 47 мең бала тәрбияләнә. Шуларның 69ы - татар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Аларда 8479 бала

БӘЙЛЕ
2010 Июл 19

32,69 KbБашкалабызда бүген 276 муниципаль балалар бакчасы эшләп килә. Аларда 47 мең бала тәрбияләнә. Шуларның 69ы - татар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Аларда 8479 бала тәрбия һәм белем ала. 168 балалар бакчасында 353 татар төркеме бар - аларга 7608 малай-кыз йөри. Димәк, татар балаларының 77 проценты үз туган телендә тәрбия һәм белем алу мөмкинлегенә ия. Әмма баланы бакчага урнаштыру зур кыенлыклар тудыра. Казанда балалар бакчасына чиратта бүген 16 меңгә якын нарасый тора.

Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта башкалабызда 10 балалар бакчасы төзелә. Икътисади кыенлыкларга карамастан, 2010 ел ахырына 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка бастырылыр дип көтелә. 4 балалар бакчасы ТР Президенты Миннеханов карары буенча бюджет акчасына төзелә, калганнары исә инвесторлар тарафыннын финансланган.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шәһәребезнең балалар саны күп булган Совет, Яңа Савин, Идел буе районнарында гамәлгә кертеләчәк. «Солнечный город» комплексында бер балалар бакчасы сафка басачак. 6 төркемгә исәпләнгән 110 урынлы бу бакча сентябрьдә куллануга тапшырылыр дип планлаштырыла.

«ХХI гасыр» комплексында исә берьюлы 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачарга ниятлиләр. Дубравная урамында 260 баланы сыйдырышлы балалар бакчасы төзелеп килә. Ул өр-яңа технологияләр кулланып, заманча итеп эшләнгән. Төзелеш эшләре 15-20 августларда тәмамланыр дип көтелә. Шулай ук яңа балалар бакчалары Яңа Савин районының Бондаренко һәм Четаева, Совет районында Бигичева урамында барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Интертат».

Яңа балалар бакчалары 2 меңгә якын нәнине кабул итә алачак. Димәк, башкалабызда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират берникадәр кимиячәк. Әмма барлык балаларны да бакча белән тәэмин итү өчен Казанда ел саен 8-10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылырга тиеш, дип билгели мэр Илсур Метшин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе