Киосклар һәм лареклар тәмәкесез калачак

Россиядә «Тәмәке тартуны чикләү турында»гы канун проекты әзерләнә. Белгечләр фаразлавынча, ул агымдагы елның көзендә үк Дәүләт Думасына тапшырылырга

БӘЙЛЕ
2010 Июл 19

Россиядә «Тәмәке тартуны чикләү турында»гы канун проекты әзерләнә. Белгечләр фаразлавынча, ул агымдагы елның көзендә үк Дәүләт Думасына тапшырылырга мөмкин. Канун проекты буенча, вак сәүдә нокталарында тәмәке сату тыелачак. Сату нокталарынының мәйданы 50 квадрат метрдан артыграк, стационар булырга һәм сигнализация, сейф белән җиһазландырылган булырга тиеш. Кечкенә мәйданлы киоскларда тәмәке сату бөтенләй мөмкин булмаячак, чөнки канун проектының тагын бер таләбе – касса аппаратының тәмәке каплары куелган киштәләрдән 10 метр ераклыкта урнаштырылуы.

Закон проектын әзерләүчеләр бу чараларны бер максат белән аңлаталар – үсмерләргә тәмәке тартуны чикләү. Аларның фикеренчә, вак сәүдә нокталарын контрольдә тоту катлаулырак. Ә тәмәкене кассалардан ераграк урнаштыру исә аларга игътибарны киметәчәк. Чөнки бүген алар нәкъ касса аппаратлары янында урнаштырыла.

Әмма тәмәке сату белән шөгыльләнә торган оешмалар бу закон проекты эре сәүдә челтәрләре тарафыннан эшләнә, дип саный. Белгечләр мәгълүматлары буенча, бүген тәмәке сату бизнесында елына 15 миллиард доллар акча әйләнә. Эре компанияләр исә, вак оешмалар аркасында, шуның нибары 10 процентын алалар. Закон проекты кабул ителгән очракта эре компанияләр бу акчаның 10-11 миллиард долларын “үз кесәсе”нә сала алачак.

Вак сәүдә нокталары хуҗалары исә моны аларга каршы көрәш, дип исәпли. Чөнки июль ахырында Дәүләт Думасына яңа канун проекты тәкъдим ителәчәк, дигән сүз чыкты. Аның нигезендә төнлә спиртлы эчемлекләрне сату тыелачак. Искәрмә бары кафе, бар һәм рестораннарга ясалачак. Бу киосклар зур керемне югалтачак, дигән сүз.

Әлегә “Тәмәке тартуны чикләү турында”гы канун проекты профильле министрлыкларда тикшерелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе