Газзә секторында хакимияттә булган Хамас төркеме хатын-кызларга җәмәгать урыннарында кальян тартуны тыйды. Хатын-кызларга кафе, чәйханәләрдән кала, кунакханәләрдә дә кальян тарту тыела. Чикләүдә «тартучы хатын-кызлар милләт турында начар тәэсир калдыра» диелгән.
Ул арада чәйханә һәм кафеларда хокук сакчылары бу чикләүнең гамәлдә булуын тикшереп йөри. Кальян тартуда тотылган туташ-ханымнарга кисәтү ясала һәм штраф салына. Башта кафе-рестораннарга бөтенләй кальян сатмаска, дигән боерык бирелә. Аннан соң гына әлеге боерыкка ачыклау кертелә: кальянны Газзәдә яшәүче хатын-кызларга гына сатарга ярамый икән.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр дә хатын-кызлар кальянны аерым бүлмәләрдә генә тарта иде. Газзәдә исә чәй табыны янында кальян тарту - ирләр һәм хатын-кызлар өчен төп ял итү чараларының берсе саналган, дип хәбәр итә Lenta.ru сайты.
.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык