Һиндстандагы Диобанд шәһәрендә урнашкан Дәрел Өлем ислам мәктәбендә яңа фәтвә чыгарганнар. Аның нигезендә 13 яшьтән өлкәнрәк кызларга велосипедта йөрергә ярамый. Мәктәпнең фәтвәләр бүлеге рәисе мөфти Аршад Фаруки сүзләренчә, әлеге фәтва шәригать кануннары нигезендә чыгарылган. «Велосипедта йөрүче кызлар ир-атны кызыктырырга, аны уйламаган гамәлләргә этәрергә мөмкин. Шулай ук медицина да яшүсмер кызларга велосипедта йөрү зыянлы булуын искәртә», - дип белдерә Аршад әфәнде. Өстәвенә, мөфти сәпиттән җилдерергә яраткан кызларның фигурасы матуррак булуын һәм аларга ир-атларның күзе ешрак төшүен дә билгеләп үтә.
Дин вәкилләре исә бу фәтвәне «көлке» дип бәяли. Һиндстанның Лакхнау шәһәре имамы Хөсәен Халид Рәшит әлеге фәтва уңаеннан: «Мөфтиләр мондый фәтвәләр кертүдән тыелып торсын иде. Моннан да мөһимрәк мәсьәләләр бар әле монда», - дип белдерде. Ислам хокукы шурасы сәркатибе Хөсәен Йосыф Габбас та бу фәтвәнең дин белгечләрендә көлке генә тудыруын әйтте. «Дин белгечләре уйлабрак эш итсен иде», - диде ул бу уңайдан.
Мөслимәләр әлегә бу уңайдан үз фикерләрен белдермәгән. Әмма алар да мондый кагыйдәдән риза булмас, дип фаразлый Siasat сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык