Европа мөселманнарының беренче саммитын Мәскәүдә үтәчәк

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Европа мөселманнар берлеге башлыгы Әбу Бәкер Редигер һәм Казахстанның «Нуратан» партиясе сәркатибе Кайрат Сатыбалды белән очрашты. Европа

БӘЙЛЕ
2010 Июл 19

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Европа мөселманнар берлеге башлыгы Әбу Бәкер Редигер һәм Казахстанның «Нуратан» партиясе сәркатибе Кайрат Сатыбалды белән очрашты.

Европа мөселманнар берлеге башлыгы очрашуда Европа мөселманнарының беренче саммитын Мәскәүдә үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Мондый фикер мөселман оешмаларының Македония башкаласында үткән җыелышы вакытында бер әйтелгән иде инде. Әбу Бәкер Редигер сүзләренчә, әлеге саммит Россиягә үзен толерант дәүләт итеп таныту өчен менә дигән мөмкинлек. Россия диннәр һәм милләтләр төрлелеге, аларның үзара дус яшәве белән горурлана ала, диде ул.  

Очрашу вакытында Әбу Бәкер әфәнде: «Европа бүген үсешнең яңа баскычына күчте. Мөселман илләреннән Европага күчеп килүчеләрнең балалары һәм оныклары тулы канлы Европа гражданнары булды. Шулай ук Европада ислам кабул итүчеләрнең саны да елдан-ел арта», - дип белдерде. Бу фикерне «Нуратан» партиясе сәркатибе Кайрат Сатыбалды да хуплады.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әлеге фикерне хуплаган. Мөфтиләр шурасының рәими сайты саммит якынча 2011 елның май аенда үтәр, дип хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе