Гарәп парламенты берләшмәсе Газзә секторына гуманитар ярдәм җибәрергә ниятли. Әлеге ярдәм изге Рамазан ае уңаеннан оештырыла.
Газзәгә ярдәм күрсәтү комитеты рәисе Гарәп дәүләтләре лигасының Каһирәдәге вәкиле Габдулла Кадыйр әл-Самара белән очрашты. Алар биредә гуманитар йөк җибәрү мәсьәләсе турында фикер алышты. Самари әфәнде сүзләренчә, парламент берләшмәсенең гарәп илләрендәге вәкилләре гуманитар ярдәм җыю буенча эшне инде башлап җибәргән. Газзәгә ярдәм күрсәтү комитеты да хәзер төрле оешмалардан, шәхси эшкуарлардан ярдәм туплау белән шөгыльләнә.
Каддәфи фонды дв бу уңайдан мөселманнарны Газзә халкына ярдәм итәргә чакырды. Фондның хәйрия эшчәнлеге буенча рәисе Сәеф әл-Ислам Каддәфи һәр гарәп кешесен палестиналыларга 1 доллар күләмендә булса да ярдәм итәргә чакырды. Аның сүзләренчә, хәзер Газзәгә ярдәм аеруча кирәк. Бигрәк тә төзелеш эшләрен алып бару өчен.
Сүз уңаеннан, Каддәфи фонды оештырган гуманитар йөк төягән «Надежда» корабы Газзә секторына барып җитә алмады. Израил хәрбиләре белән озак кына тарткалашканнан соң, кораб Мисырга юл тотты, дип хәбәр итә Islam.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык