Мөселманнар саны буена дөньяда беренче урында барган Индонезия мөслимнәрен шаккатырганнар: алар намазларын кыйблага карап башкармаган икән! «Reuters» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, илнең Галимнәр шурасы яңа кагыйдә чыгарган. Аның нигезендә, Индонезиядә яшәүче мөселманнар намазалырын йөзләрен көнбатышка түгел, ә төньяк-көнбатышка юнәлтеп укырга тиеш. Галимнәр фикеренчә, Мәккә Индонезиягә карата нәкъ шул юнәлештә урнашкан.
Шунысы гаҗәп, моннан ярты ел элек, март аенда шул Галимнәр шурасы карары нигезендә, Индонезиядә кыйбла – көнбатышта, дигән карар чыккан иде.
«Reuters» бу уңайдан Галимнәр шурасы башлыгы Хәлил Ридванның сүзләрен китерә. «Без мәчетләр Сомали һәм Кениягә таба юнәлдерелгән, дигән нәтиҗәгә килдек. Шуңа күрә хәзер без намаз укыган вакытта төньяк-көнбатышка табарак борылырга киңәш итәбез. Әлбәттә, төзелгән мәчетләрне җимереп дөресләү кирәк түгел, намаз укыган вакытта бераз борылырга гына кирәк», - ди ул.
«TCH.ua» сайты хәбәр итүенчә, Хәлил Ридван мөселманнарны тынычландырырга ашыккан. «Халык намазлары кабул булмас, дип борчылмасын, - ди ул. - Ихластан укылган булса, Аллаһы Тәаглә аларны кабул итәчәк».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык