Яулык япсаң, эштән кит

Яулык япкан өчен дә эштән алып атарга мөмкиннәр икән. Моның мөмкин булуын үз мисалында Ризидә Җиһаншина татыган. Ризидә автосалонда сатучы булып ике елдан артык

БӘЙЛЕ
2010 Июл 19

Яулык япкан өчен дә эштән алып атарга мөмкиннәр икән. Моның мөмкин булуын үз мисалында Ризидә Җиһаншина татыган.

Ризидә автосалонда сатучы булып ике елдан артык эшләгән. Ул һәрвакыт үрнәк эшчеләр рәтендә булган. Әмма кыз, ислам динен кабул итеп, эшкә яулыктан чыгуга хәлләр үзгәрә. «Хәзер үк эштән кит, дип әйтмәделәр, әлбәттә. Яки яулыгыңны саласың, яки эштән китәсең, дип янадылар», - ди бу уңайдан Ризидә. Җитәкчелек исә яулык компаниядәге кием таләбенә туры килми, дип аңалата. «Безнең фирма «Дженерал моторс» компаниясе белән берлектә эшли. «Дженерал моторс» куйган кием таләбе бездә дә бар. Ул - ак күлмәк һәм кара итәк яки чалбар. Бернинди баш киеме, яулык булмаска тиеш. Мин үзем тә татар. Әмма мин эшкә түбәтәйдән һәм чапаннан чыкмыйм бит», - дип белдерә бу уңайдан автосалон генераль директоры Таһир Вахитов «Эфир» телеканалына. Шул ук вакытта хезмәт килешүендә киемгә куелган таләп турында берни дә әйтелмәгән. 

Юрист Мәдинә Халикова мондый хәлләр еш очрый, дип белдерә. Гадәттә яулык япкан өчен офис хезмәткәрләрен, юрист һәм хисапчыларны эштән куалар икән.

Ризидә эштән китү тәкъдиме булганнан соң эксперимент үткәреп карарга тәкъдим иткән: бер ай эшләргә, аннан соң гына ниндидер нәтиҗәләр ясарга. Әмма җитәкчелек бу турыда ишетергә дә теләми.

Хезмәт инспекциясендә мондый хәл белән беренче тапкыр очрашалар. «Монда дискриминация сиземләнә. Әлбәттә, әгәр дә киемгә таләп турында хезмәт килешүендә язылмаган булса. Бу очракта Ризидә Җиһаншина судка мөрәҗәгать итә ала», - дип белдерә бу уңайдан ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук мәсьәләләре буенча белгече Олег Шафранский «Эфир» телеканалына.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе