«Безнең гаиләдә Рамазан» конкурсы игълан ителде

Рамазан - гаиләне берләштерүче ай. Бергәләшеп сәхәр ашарга тору, кичләрен гаилә белән бергә җыелып ифтар үткәрү кебек бәхетле

БӘЙЛЕ
2010 Июл 19

Рамазан - гаиләне берләштерүче ай. Бергәләшеп сәхәр ашарга тору, кичләрен гаилә белән бергә җыелып ифтар үткәрү кебек бәхетле мизгелләр бер-береңә хөрмәт, ихтирамны тагын да арттыра. Ураза тоткан көннәрдә әти-әни дә бер берсенә җылырак мөнәсәбәттә була, балалар да дус-тату гына уйнарга тырыша.

Рамазан шулай ук кунакка йөрешү, туганнар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен дә менә дигән мөмкинлек. Бергәләшеп ифтар мәҗлесләре үткәрү, туганнарны кунакка чакыру нәсел-нәсәпне тагын да бердәм итә. 

Мөселманнар өчен изге ай якынлашканда «Ислам info» медиа төркеме «Безнең гаиләдә Рамазан» дигән конкурс игълан итә. Конкурска үзегезнең гаиләдә Рамазанны ничек үткәрүегез, нинди йола-гадәтләр булуы турында язма яки фотосурәт әзерләп җибәрегез. Нәни мөселманнар исә «Рамазанны яса» дигән рәсемнәр конкурсында катнаша алачак. Моның өчен аларга изге ай турында рәсем ясап редакциягә җибәрергә кирәк.

Конкурска җибәрелгән эшләргә катгый таләп юк. Алар төрле жанрда, төрле формада, төрле күләмдә булырга мөмкин. Иң мөһиме, теманы ачып бирергә кирәк. Конкурска җибәрелгән барлык эшләр дә  www.Info-islam.ru һәм www.Tatar-islam.ru сайтларында урын алачак. Иң яхшы язмалар «Ислам info» газетасында басылачак. Җиңүчеләрне исә кыйммәтле бүләкләр көтә. и удостоятся ценных призов.

Эшләрне konkurs@info-islam.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Рәсемнәрне  420006, Казан, Рәхимов ур., 8 йорт, корп. 19 адресы буенча юллагыз


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе