Екатеринбург үзәгендә - хәләл ит ризыклары

Екатеринбургта хәләл ит ризыклары сата торган сәүдә ноктасы барлыкка килде. Ул шәһәрнең Шаршат базарында ачылды. Әлеге сәүдә

БӘЙЛЕ
2010 Июл 19

39,93 KbЕкатеринбургта хәләл ит ризыклары сата торган сәүдә ноктасы барлыкка килде. Ул шәһәрнең Шаршат базарында ачылды. Әлеге сәүдә ноктасын ачу тәкъдиме белән «Шанс» мөслимәләр клубына йөрүче Светлана Шәрипова чыккан. 

Моңа кадәр Екатеринбург мөселманнарына хәләл азык-төлек сатып алу өчен шәһәр читенә үк барырга туры килгән. Чөнки мәчетләрнең күбесе шәһәр читендә урнашкан. «Җәйге ялда Пермьгә барган идем. Пермь Үзәк мәчетендә дә булырга туры килде. Мәчетнең ишек алдында ук хәләл азык-төлек сата торган берничә кибет урнашкан. Сәяхәттән Екатеринбургның үзәгендә дә шундый сату ноктасы ачу хыялы белән кайттым. Нәтиҗәдә, ике атна дигәндә базарда шундый ноктаны ачып та җибәрдек. Эш бик уңай булды: Шаршат базары җитәкчелеге шушы көннәрдә генә бер сәүдә ноктасы бушаячагын хәбәр итте. Тиз арада җайлыйсы эшләрне җайладык та, сәүдә ноктасын ачып та җибәрдек», - дип шатлыгы белән уртаклаша Светлана ханым.

Ачылу көнендә беренче сатып алучылар өчен ризыкларны татып карау мөмкинлеге дә тудырылган. Иң кызыгы, хәләл ризыкларны мөселманнар гына түгел, ә башка милләт, дин вәкилләре дә яратып куллана икән. Сәүдә ноктасында 30 төрдәге ит ризыклары сатып алырга мөмкин. Сатып алучыларга берничә төрдәге казылык, ысланган ит, сосиска, сарделька кебек күп төрдәге ит ризыклары тәкъдим ителә. Алар башлыча Чиләбе, Татарстан, Самара һәм Башкортстан җитештерүчеләре тәкъдим иткән продукция, дип хәбәр итә «IslamNews.ru» сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе