Төньяк Осетия Республикасының яңа мөфтие (әлегә мөфти вазыйфасын башкаручы) Хаҗиморат Гацалов яңа вазыйфада беренчел максатларын билгеләде. Аның сүзләренчә, иң элек Бесландагы мәчетне төзекләндереп бетереп, ачып җибәрергә кирәк. Мәчетне төзекләндерү эшләре бару турында “tatar-islam.ru” хәбәр иткән иде.
66 яшьлек Хаҗиморат Гацалов мөфти вазыйфасында Гали хаҗи Евтеевны алыштырды. Моңа кадәр ул бер ел дәвамында мөфти урынбасары вазыйфасын башкарып килде. Элекке мөфти исә үз вазыйфаларын вакытыннан алда калдырырга мәҗбүр булды. Исегезгә төшерәбез, Гали хаҗи Евтеев бер электрон массакүләм мәгълүмат чарасына биргән әңгәмәдә православие руханиларына карата тискәре сүзләр һәм “ислам дәүләтендә уянырга” теләве турында әйткән иде. Соңрак ул рәсми рәвештә гафу үтенде. Православие руханилары аның гафу үтенүләрен кабул итте. Әмма бу Евтеевка мөфти кәнәфиендә утырып калырга ярдәм итмәде. Аңа карата тәнкыйть сүзләрен Россия Мөфтиләр шурасы вәкилләре дә җиткерде.
Хаҗимурат Гацалов Төньяк Осетия мөфтие буларак рәсми рәвештә республиканың мөселманнары җыенында игълан ителәчәк. Әлегә исә ул эш планнары төзи. Яңа мөфти, Бесландагы мәчетне төзекләндерүдән тыш, тагын аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә хәйрия проект башлап җибәрергә планлаштыруы турында әйтте, дип хәбәр итә NEWSru.com сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык