Согуд Гарәбстаны белән Гыйрак арасында самолетлар оча башлады, дип хәбәр итә РИА «Новости». Ике ил арасында 20 ел элек өзелгән авиаэлемтә, ниһаять, яңартылды: бүген Гыйрактагы Басра шәһәре аэропортына Согуд Гарәбстанының «Әл-Вәфир Литаяран» авиакомпаниясенең очкычы төшеп утырды.
«Әл-Вәфир Литаяран» компаниясе хаҗ һәм кече хаҗ сәфәренә чыккан мөселманнар өчен чартер рейсларында махсуслаша. Авиакомпания дөньяның төрле почмакларында яшәүче мөселманнарны Согду Гарәбстанына алып килә. Моңарчы Гыйрак мөселманнары Мәккә һәм Мәдинәгә бары җирдәге транспорт белән барып җитә ала иде. Хәзер исә алар Согуд Гарәбстаны башкалсы Җиддага самолет белән дә бара ала.
Авиакомпаниянең коммерция директоры Салех Букари әйтүенчә, бу атнада Гыйрак башкаласы Багдадка тагын 2 рейс ясалачак. Ә бүген, җомга көненең икенче яртысында Басра Җиддага беренче 450 сәфәрче киләчәк.
Гыйрак белән Согуд Гарәбстаны арасында авиаэлемтә 1990 елның августында өзелә. Ул вакытта Гыйрак хәрбиләре Кувейтка бәреп керә. Шул вакыттан бирле 2 ил арасында кискен мөнәсәбәтләр урнаша. Бу вазгыять бүгенгәчә сакланып килә. Авиаэлемтәне яңадан урнаштыру исә мөнәсәбәтләрнең яхшыра башлавы турында сөйли.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык