Тубыл шәһәрендә яшәүче мөселманнар хакимияткә шәһәрнең җәмигъ мәчетен мөселманнар кулына тапшыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шәһәр хакимияте әлеге мөрәҗәгатьне канәгатьләндерергә булды. Хакимияттә төзелгән махсус коллегия бу мәсьәләне тавыш бирүгә куйды. Нәтиҗәдә, барлык коллегия әгъзалары да тәкъдимне яклап чыкты. Хәзер мәчет дини оешма карамагында булачак.
Моңа кадәр Тубыл җәмигъ мәчете муниципаль милек булып санала иде. Аның гомуми мәйданы 280 квадрат метр. Бина хәзер 10 ел сынау вакыты белән мөселманнарга тапшырылды. Әлеге вакыйга Себер татарлары мәдәниятын, сәнгатен, йолаларын, һөнәрчелеген, рухи кыйммәтләрен саклауга үз өлешен кертер, дип хәбәр итә 72.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык