Архангельски колониясендә тәртип: шикаять расланмаган

Архангельски өлкәсендә төзәтү колониясендә утыручы мөселманнарың хокуклары кысылу турында хәбәр иткән идек. Бу турыда алар Россия Мөфтиләр шурасына хат язып

БӘЙЛЕ
2010 Июл 16

23,71 KbАрхангельски өлкәсендә төзәтү колониясендә утыручы мөселманнарың хокуклары кысылу турында хәбәр иткән идек. Бу турыда алар Россия Мөфтиләр шурасына хат язып җибәргәннәр. Ирегеннән мәхрүм ителгән мөселман егетләрдән тыш, әлеге проблеманы «Новые Известия» газетасында бастырылган язма да ачып бирә. Язмада ислам динен тотучыларның төрмәләрдә хокуклары бозылу очраклары турында язылган. Мисал буларак, Архангельски өлкәсендәге төрмәләрдәге вазгыять китерелгән. Әлеге хатка җавап буларак 1нче колониягә махсус делегация җибәрелде.

Делегациягә Архангельски өлкәсенең күзәтү комитеты хезмәткәрләре, җирле дин оешмалары вәкилләре, журналистлар һәм Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчелеге кертелде. Мөселманнар исеменнән колониягә Архангельски Мөселманнар берлегеннән Мөбариз Абышев барды. Ул биредәге мөселманнар белән аралашты, җәза үтүчеләр яшәгән шартлар белән танышты.

Биредә җәза үтүче мөселман егет Муса Дәүләтморзаев сүзләренчә, теләгән кеше кайда да намаз укырга мөмкинлек таба ул. «Иң мөһиме, намазлык җәер өчен чиста урын табу. Дөрес, туклану белән бераз авырлыклар бар. Бигрәк тә Рамазан вакытында. Колониядә бит режим буенча яшиләр. Әмма һәр кешенең дә колониядәге кибеттән ашарга сатып алырга мөмкинлеге бар», - диде ул. Шулай ук колониядә намаз уку өчен барлык кирәк-яраклар, Коръән бар. Бары тик алга таба биредә намаз уку бүлмәсе булдырырга кирәк, дип тәкъдим итте Мөбариз Абышев .

«Колония җитәкчелегенә дәгъвалар юк. алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Архангельскидагы тагын берничә колониядә булып кайтырга исәплибез», -диде дин вәкиле.

Россия Мөфтиләр шурасы исә зарланып язган хатларның берсе дә игътибарсыз калмый, дип белдерә. Хокуклар кысылу турында җәза үтүчеләрнең кичекмәстән хәбәр итүләрен сорый, дип хәбәр итә Россия мөфтиләр шурасының рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе