«Нур» үзәк мәчете каршында эшләүче «Иман» җәйге лагере икенче ел рәттән шәһәр читендә эшли ала. Быел ул Югары Лузы авылы мәктәбе базасында оештырылды. Күптән түгел генә алан үзенең икенче сменасын төгәлләде. Смена 22 июньдә башланган иде. Биредә Зәй шәһәре, Кармалы, Кәрәкәс, Югары Пинәче авылыннан, республиканың төрле районнарыннан җыелган малайлар ял итте. Алар ял белән бергә ислам нигезләрен дә үзләштерделәр. Малайларга әдәп-әхлак, намаз уку, Коръән уку кебек дәресләр укытылды.
«Иман»да дүртенче ел ял итәм, - ди 15 яшьлек Илнур Әшрәпов. – Энекәшем Илдар да монда булды. Биредә безгә файдалы дәресләр бирәләр, намаз укырга өйрәтәләр. Беренче догаларны да мин монда ятладым, һәм моның тормышта кирәк булачагына ышанам».
Казанның Мирный бистәсеннән 10 яшьлек Айдар Гомәров «Иман»га беренче тапкыр килгән. «Монда табигать бик матур һәм ял итү шундый рәхәт! Лагерьда миңа барысы да ошый: табигатькә экскурсияләр дә, футбол уйнау да, ярышлар да, ашау да, дәресләр дә», - ди ул.
Егетләр беравыздан бу лагерньне оештыручыларга рәхмәт әйтәләр һәм киләчәктә дә монда килергә теләүләрен әйтәләр, дип хәбәр итә «Яңа Зәй» газетасы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык