«Фергана.ру» агентлыгы редакциясенә «Ислам җиһады берлеге» радикаль исламистик хәрәкәтеннән аудиоязма килгән. Анда Кыргызстанда булып үткән канлы бәрелешләр «мөселманнарга каршы махсус оештырылган эш» нәтиҗәсе, дип атала.
Үз чиратында, кыргыз хокук сакчылары «Ислам җиһады берлеге»н бу бәрелешләрдә катнашуда гаепләгән иде. Җитәкчелек фикеренчә, элекке президент Корманбәк Бәкиев кешеләре бу экстремистларны махсус яллаган.
Әмма аудиоязманы юллаучылар бу вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый. Хәтта киресенчә, илнең көньягында булган чуалышларны «дөньядагы ислам сөймәүчеләрнең мөселман өммәтенә каршы юнәлдерелгән эше», дип атыйлар. Аларның фикеренчә, әлеге бәрелеәләрне оештыруда алдынгы державалар һәм аларның кул астында торган илләр катнаша.
Радикаль хәрәкәт вәкилләре Кыргызстанда яшәүче мөселманнарны «Россия һәм Америкадан ярдәм көтмәскә», ә котылу чарасын «исламча яшәүдә» эзләргә өнди. Моннан тыш, алар «бердәм ислам дәүләте» төзергә чакыра.
Аудиоязма үзбәк телендә яздырылган. «Фергана.Ру» аның тәрҗемәсен бастырган, дип хәбәр итә «Религия и СМИ» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык