Кайбычның Ябалак авылындагы мәчеткә манара куелды

Кайбыч районының Ябалак авылында тиздән яңа мәчет сафка басачак. Аллаһ йорты авылның татарлар яши торган өлешендә урнашкан. Шушы көннәрдә мәчетнең манарасын урнаштыру

БӘЙЛЕ
2010 Июл 16

Кайбыч районының Ябалак авылында тиздән яңа мәчет сафка басачак. Аллаһ йорты авылның татарлар яши торган өлешендә урнашкан.

Шушы көннәрдә мәчетнең манарасын урнаштыру тантанасы булып үтте. Хәзер исә Мамадыш районыннан килеп эшләүче төзүчеләр түбә ябу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Мәчетнең түбәсен яңа төзелеш материаллары белән ябу күздә тотыла. Бу эштә төзүчеләр чирәп (черепица) кулланырга ниятләп тора.

Сүз уңаеннан, мәчетнең дивары кызыл түгел, ә аксыл-көрән төстәге кирпечтән эшләнгән. Инде хәзердән үк мәчет авылга ямь биреп тора. Аның ачылуы авылда яшәүче мөселманнар өчен зур сөенеч булачак, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе