Катнаш никах турында Мәскәү белән Казан сөйләште

Кич ә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән Мәскәүдәге РИА «Новости» видеокүпер оештырды. Аның темасы «Катнаш никахлар: бу турыда россиялеләр нәрсә уйлый» дип атала иде.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 16
Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән Мәскәүдәге РИА «Новости» видеокүпер оештырды. Аның темасы «Катнаш никахлар: бу турыда россиялеләр нәрсә уйлый» дип атала иде. Видеоконференциядә Мәскәүдәге Россия Фәннәр академиясендәге Психология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Маховская, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова белән ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашты.

Психолог Ольга ханым сүзләренчә, Россиядә катнаш никахларга мөнәсәбәт бик үк яхшы түгел икән. Ике дин яки ике милләт вәкиле гаилә корганда еш кына әти-әниләр каршы була. Бу каршылык гаилә корылгач та дәвам итә. Нәтиҗәдә, алар йогынтысында яшьләр дә бер-берсен аңламас дәрәҗәгә җитә икән. Бу бигрәк тә Мәскәүдә ачык чагыла. «Башкалада читтән килгән кешегә «арптык кашык» буларак карыйлар. Бу тәрбиядән килә торган нәрсә. Ксенофобия афәте мәскәүлеләрнең төп бәласе», - диде Ольга Маховская.

Татарстан вәкилләре исә бездә хәлләр алай ук начар түгел, дип белдерде. Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанда ел саен 30 мең тирәсе гаилә теркәлә (үткән ел – 29392 гаилә). Аларның 850се катнаш гаилә санала (әмма биредә яшьләр үз милләтләрен күрсәткән гаиләләр генә исәпкә алына). Бу - 22 % дигән сүз. Аерылышуларга килгәндә, соңгы елларда барлык аерылышучыларның 11%ы катнаш гаилә икән. Ун ел элек бу сан 24 % булган. Димәк, катнаш никахлар ныгуга таба да бара әле, диде Эльмира Зарипова.

ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина исә «Талакка кадәр» хезмәте турында сөйләп үтте. Биредә үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан гаиләләр мөрәҗәгать итә икән. Психологларга көн саен 3-4 шундый гаиләне кабул итәргә туры килә. Аларның гадәттә 1-2 сен аерылышырга дигән фикердән кире кайтарып була, диде Наилә ханым.

Чит илгә кияүгә чыгучы туташлар турында да сүз булды. Бу уңайдан психолог Ольга Маховская Интернетта танышып корылган гаиләләр бөтенләй киләчәксез, диде. Башта күзгә-күз очрашып, аралашып, аннан соң сөйләшүне Интернетта дәвам иткәндә генә мәхәббәт турында сүз булырга мөмкин, диде ул. Шулай ук соңгы елларда туташларның мөселман ирләрен үз итүе билгеләнеп үтте. 90нчы еллар башында кызлар АКШка, Европа илләренә кияүгә чыгарга тырыша иде. Хәзер исә безнең туташлар Төркия, Сүрия, Әзәрбайҗан егетләрен хуп күрә, диде Ольга ханым.

Катнаш гаиләләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә килсәк, биредә дин дә, милләт тә беренче урында түгел. Бала кем үзенә яхшырак мөнәсәбәттә, шуның милләтен, динен сайлый, диде конференциядә катнашучылар. Хәзер балаларны сәбәп итеп аерылышучылар саны кимүен дә билгеләп үтте Эльмира ханым. Алай гына да түгел, элегрәк катнаш гаиләләр бер бала гына алып кайтырга тырышкан. Хәзер исә икенче, өченче баланы да табалар, диде ул бу уңайдан.

Әмма Ольха Маховская мондый уңай закончалыкның Татарстан өчен генә хас булуын билгеләп үтте. Россия буенча катнаш никахлар озын гомерле һәм бәхетле булып саналмый икән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе