Бөекбританиянең Рочдейл шәһәрендә урнашкан «Exchange» сәүдә үзәгендә мөселманнар өчен бәдрәф көйләгәннәр. “The Sun” хәбәр итүенчә, алар гадәти унитаз белән җиһазланмаган, йомышны бары басып йә чүгәләп кенә үтәп булла. Идеяне тормышка ашыручылар фикеренчә, бу 100 мең халкының һәр бишенчесе ислам динен тоткан Рочдейлда диннәр дуслыгы һәм җәмгыятьнең бердәмлегенә ярдәм итәчәк.
Әмма җирле халык бу яңалыкны хуплап бетерми. Сәүдә үзәгендә эшләүчеләр һәм кулланучылар аны сәер һәм аңлаешсыз, диләр. Сәүдә үзәгендә җыештыручы булып эшләүче Скотт Хьюит "The Daily Star”га биргән әңгәмәсендә Рочдейл мөселманнары яңа бәдрәфләрдән файдаланмавын белдерә.
Шул ук басма хәбәр итүенчә, мондый бәдрәфләр 2007 елда "Greggs” ипи пешерү компаниясенең Шотландиядәге офисында ясалган була. Шунысы сәер, бу офиста бер генә мөселман да эшләмәгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык