Бүгенгә VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга 59 илдән гариза бирелгән. Быел кинофестивальдә беренче тапкыр Сенегал, Буркина-Фасо, Гонконг һәм Гамбиядә төшерелгән фильмнар катнашачак. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Иран, Мисыр, Россия, Индия, Франция беренчеләр рәтендә. Бу хакта “Татаркино” Дәүләт учреждениесе матбугат үзәге хәбәр итә.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә. Фестивальнең сайлап комиссиясен режиссер һәм продюсер Овидио Селазар (Бөекбритания) җитәкли. Комиссиядә шулай ук Италия режиссеры, журналист, педагог Микель Карлино, Мисырдан сценарийлар авторы, профессор Амр Самир, Индиядән журналист Умма Дагуна, “Культура” газетасының “Кино” бүлеге редакторы, искусствоведение кандидаты Светлана Хохрякова (Россия) да бар.
Июль ахырында сайлап алу комиссиясе фестивальнең конкурс һәм конкурстан тыш программасын игълан итәчәк. Бүген исә Россия һәм дөнья кино индустриясенең “йолдыз”лары белән фестивальдә катнашу турында сөйләшүләр алып барыла, жюри составы төзелә. Әлегә бер жюри вәкиле төгәл билгеле. Ул – Иран актрисасы, Казан кинофестивалендә 2 тапкыр бүләккә ия булган Гөлшифтә Фәрәхәни.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык