Бөекбританиянең Sky News телекомпаниясе тәүлегенә 24 сәгать гарәп телендә эшли торган канал ачып җибәрү турында Абу-Дабидагы инвестор белән сөйләшү алып баруын игълан итте. Бу хакта Associated Press агентлыгы хәбәр итә.
Sky News җитәкчесе фикеренчә, икътисади үсеш юлында булган Якын Көнчыгыш – инвестицияләр өчен бик уңай төбәк. Спутник буенча эшләячәк яңа канал 2 ел эчендә эшли башларга тиеш, дип планлаштырыла.
Компаниянең рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, спутник буенча эшләячәк яңа канал 2 ел эчендә эшли башларга тиеш. Аның штаб-фатиры Берләшкән Гарәп әмирлекләренә булачак. Шулай ук мәгълүмати үзәкләре дөньяның башка почмакларында да оештырылачак. Төп аудиториясе Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре халкы булачак бу канал җирле "Аль-Джазира" һәм "Аль-Арабия" каналларына конкуренция тудырачак, дип фаразлана. Моннан тыш, үткән атнада Согуд миллиардеры, патша гаиләсе әгъзасы Аль-Валид Бин Талаль гарәп телендә хәбәрләр каналы ачарга планлаштыруын әйтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык