Нью-Йоркта укучы мөселман балалары, аларның әти-әниләре һәм ислам активистлары штат хакимиятеннән мәктәп календарена кертелгән бәйрәмнәр исемлегенә мөселман бәйрәмнәрен дә кертүен сорый, дип хәбәр итә "Al Arabia news channel". Җирле мөселманнар бу идея белән беренче тапкыр чыкмыйлар: Нью-Йорк мэры Майкл Блумбергтан Ураза һәм Корбан гаетләрен уку елына кертүне сорап мөрәҗәгать итү нәтиҗәләр бирмәгәч, йөзләгән мөселман урамга чыккан. Алар сенат һәм штат ассамблеясее мэрга йогынты ясый алыр, дип уйлый. Блумберг исә мөселман бәйрәмнәрен кертүне рөхсәт итмәвен гамәли сәбәпләр белән аңлата: Ураза гаете һәм Корбан гаетенең вакыты Ай календаре белән билгеләнә һәм 3-4 көн бәйрәм ителә.
Мәсәлән, быел Ураза гаете милади календарь буенча сентябрьнең беренче яртысына туры килә. Мэр фикеренчә, балаларга шулкадәр ял бирү уку процессына тискәре йогынты ясаячак. “Бәйрәмнәр үткәрү, әлбәттә, яхшы, - ди М.Блумберг. - Әмма мәктәпләрдә бүген күбрәк ял көннәре түгел, ә уку кирәк. Үз чиратыбызда, шәһәр мөселманнарга дин тоту өчен бөтен шартларны тудырырга тырышачак. Ләкин хәзер без мәктәп укучыларына анң кадәр ял бирә алмыйбыз”.
Мөселманнар шәһәр башлыгы фикере белән килешергә теләми. Аларның сүзләренчә, мәктәптә укучы мөселман балалары, христиан, иудейлар белән тигез рәвештә яллар алырга хокуклы. Мөселман активистлары фикеренчә, хәзерге вакытта Нью-Йорк мәктәпләрендә 100 мең мөселман баласы укый һәм бу бөтен укучылар саныннан 12 процентны тәшкил итә.
Әлегә гомуми белем бирү мәктәпләрендә 13 дини бәйрәм билгеләнеп үтелә. Алар арасында христиан бәйрәмнәре дә, йудейларныкы да бар. Протест белдерүче мөселманнар әйтүенчә, алар арасына ислам дине бәйрәмнәрен дә кертү дини тигезлек, толерантлык һәм төрле дин вәкилләренең үзара дус яшәүләренә ярдәм итәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык