Тиздән Россиягә дини белем бирү өчен Согуд Гарәпстаныннан укытучылар киләчәк. Бу турыда Ислам конференциясе оешмасында Россиянең вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков хәбәр итте. «Мондый тәкъдимне гарәпләр үзләре тәкъдим итте», - дип белдерде К.Исхаков.
«Сез нигә Согуд Гарәпстаныннан укытучылар чакырмыйсыз? Алар аек акыллы, зыялы. Иң мөһиме, радикаль фикерләр яклы түгел. Аларның Россиядә белем бирүе, вәгазьләр укуы, халык белән аралашуы сездәге мөселманнар өчен файдалы гына булыр иде», - дигәннәр аңа Согуд Гарәпстаны вәкилләре.
Камил Исхаков сүзләренчә, Россиягә укытучылар сайлап кына чакырылачак. «Үзен бөек дип санап йөргән теләсә кем килеп йөрмәскә әйбәт булыр», - диде бу уңайдан вәкаләтле вәкил.
Әлеге эш белән Камил Исхаков якын арада шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык