Россиянең Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче булып торуына 5 ел булды. РФнең ИКОдагы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков бу уңайдан журналистлар белән очрашып сөйләште.
Биш ел дәвамында Россия ИКОның актив әгъзасына әйләнде. Мәскәү оешманың барлык әгъзалары белән дә эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды. Бигрәк тә икътисад өлкәсендә уңышлар зур: Ислам үсеш банкы белән уртак проектлар булдырылды. Алар Татарстан, Башкортстан белән хезмәттәшлек алып бара. Ислам финанслары белән эшләү бигрәк тә Татарстанда алга киткән, диде Исхаков. Биредә күптән түгел Халыкара инвестиция компаниясе ачылуын, андагы 60 процент капиталның мөселман илләреннән җәлеп ителүен дә билгеләп үтте ул. «Әмма Россиядә ислам финансларына ышанып бетмиләр. Европада бу уңайдан эш активрак алып барыла. Алар әлегә ИКОда да, башка оешмаларда да әгъза булып тормавына карамастан», - диде К.Исхаков. Алга таба ИКОдан кредит алу мөмкинлеге дә булачак, дип вәгъдә итте ул.
К.Исхаков сүзләренчә, Россия ИКОга чыгарылма буларак кына кабул ителде. Чөнки оешмага мөселманнар халыкның яртысыннан күбрәген тәшкил иткән илләр генә кабул ителә. Россиядә исә мөселманнар 14 процентны тәшкил итә. Бу Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр арасында ахырдан дүртенче урын. Мөселманнарның гомуми саны буенча (бүген Россиядә 20 миллион этник мөселман исәпләнә) без 14 урында барабыз икән.
Россия оешмада әлегә күзәтүче сыйфатында гына катнашса да, аның Гарәп Әмирлекләрендә үз вәкиллеге бар. Шулай ук мөһим законнар кабул ителгәндә дә Россиянең фикеренә колак салына, дип белдерде Камил Исхаков. Исхаков шулай ук Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам оешмасы һәм Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәге белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын белдерде.
К.Исхаков ИКОның Чечняда вәкиллеген булдыру мәсьәләсен искәртеп үтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык