Традицион булмаган ислам өчен утырталар

Забайкальеда «Таблиги Җәмәгать» хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесенә каршы җинаять эше судка тапшырылган. Читада яшәүче 32 яшьлек Нургази Кыдыралиев «тыелган

БӘЙЛЕ
2010 Июл 13

Забайкальеда «Таблиги Җәмәгать» хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесенә каршы җинаять эше судка тапшырылган. Читада яшәүче 32 яшьлек Нургази Кыдыралиев «тыелган җәмәгать яисә дини оешма эшчәнлеген оештыру»да гаепләнә, дип хәбәр итә Забайкалье өлкәсе прокуратурасы матбугат үзәге.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Кыдыралиев «Таблиги Җәмәгать»кә 2004-2005 елларда килеп кушылган. Бу вакытта ул Кыргызстанда яшәгән. Читага күченеп килгәч, ул, бу хәрәкәтнең Россиядә тыелган булуын белә торып, эшчәнлеген дәвам итә. Кыдыралиев «Таблиги Җәмәгать»нең идеологиясен үз эченә алган «Фазаил Амали» китабын пропагандалаган.

2010 елның 15 мартында бу хәрәкәтнең эшчәнлеге туктатыла.«Таблиги Җәмәгать»нең Россия территориясендә законсыз рәвештә яшәүче 20 әгъзасы кулга алына. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, хәрәкәт вәкилләре Россядә гасырлар буе формалашып килгән традицион исламны радикаль хәрәкәтләр белән алыштырырга телиләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе