Татар яшьләре көннәре: беренче нәтиҗәләр

6-12 июльдә Казанда XX Татар яшьләре көннәре үтте. Бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән актив татар яшьләре җыелган иде. Алар бер атна дәвамында

БӘЙЛЕ
2010 Июл 15

11,26 Kb6-12 июльдә Казанда XX Татар яшьләре көннәре үтте. Бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән актив татар яшьләре җыелган иде. Алар бер атна дәвамында бергәләшеп чит төбәкләрдәге татарларны борчыган проблемалар, эш барышында килеп туган авырлыклар турында фикер алышты. Катнашучылар өчен төрле очрашулар, мастер-класслар да үткәрелде.

Татар яшьләре көннәре яшьләрнең бергә җыелып, күңел ачу чарасы гына түгел. Биредә яшьләр татар телен саклап калу, яшь буында туган телгә карата кызыксыну уяту кебек мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзли, бу эштә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

XX Татар яшьләре көннәре делегатлары соңгы көнне чараның резолюциясен кабул итте. Әлеге документта аларга киләсе ел дәвамында нәрсәләр эшләргә кирәклеге төгәл язылган. Мисал өчен, яшьләр РФ Президентына, РФ Дәүләт Думасына, РФ Хакимиятенә илдә милли-төбәк компонентын кире кайтару, милли сәясәт буенча яңа концепция кабул итү, Россия халыкларына ярдәм итү буенча өстенлекле программа булдыру, «Телләр турындагы Европа хартиясе»н тизрәк кабул итү мәсьәләләре буенча рәсми мөрәҗәгатьләр, тәкъдимнәр язарга ниятли.

Шулай ук форум вакытында төбәкләрдә «Халыклар дуслыгы йорты» булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Мондый үзәкләр булдыру милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итәр иде, дигән фикердә татар яшьләре.

Бүгенге яшьләр тормышны хәзердән үк үзләре тартып бара торган. Алар бүгеннән үк дилбегәне үз кулларына алырга риза. Шуңа күрә резолюциядә Татар милли-мәдәни мохтариятләренә дә мөрәҗәгать бар. Анда сүз яшьләрне дә рәсми делегацияләр составына кертү, төбәк милли-мәдәни мохтариятләре белән берлектә милли-төбәк компонентын кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать язу турында бара.

Шулай ук яшьләрне быел үтәчәк Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасы да борчый икән. Быел җанисәп вакытында милләт турындагы мәгълүматны кеше үз кулы белән язып куярга тиеш. Моны эшләргә атлыгып торучылар әлегә күп түгел. нәтиҗәдә, әлеге исәптән соң татарларның саны нык кимергә мөмкин. Бигрәк тә чит төбәкләрдә. Яшьләр бу уңайдан төрле акцияләр, чаралар үткәрергә ниятли.

Быелгы Татар яшьләре көннәре бик файдалы, эчтәлекле булды, дип белдерә оештыручылар. Алар белән чарада катнашкан яшьләр дә килешә. Исегезгә төшерәбез, фестивальне «Идел» яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли мәдәни мохтарияте оештыра. Чара ел саен үткәрелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе