Сау бул, Рәхимов

Соңгы араларда Россиядә төбәк башлыкларын алыштыру, эшкә яшьрәк җитәкчеләрне җәлеп итү күзәтелә. Бу Россия президенты Дмитрий Медведевның илдә

БӘЙЛЕ
2010 Июл 14

Соңгы араларда Россиядә төбәк башлыкларын алыштыру, эшкә яшьрәк җитәкчеләрне җәлеп итү күзәтелә. Бу Россия президенты Дмитрий Медведевның илдә төбәк башлыкларын яшәртү юнәлешен тормышка ашыру кысалыранда алып барыла.

Шушы көннәрдә генә тагын бер җитәкченең китәчәге турында билгеле булды. Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, якын арада 17 ел Башкортостанны җитәкләгән Мортаза Рәхимов республика президенты вазифасыннан баш тартачак. Кайбер мәгълүматларга караганда, 15 июль көнне Уфада Башкортстан Дәүләт Җыенының чираттан тыш утырышы узачак. Анда Мортаза Рәхимов президентлыктан китүен әйтәчәк һәм республиканың яңа җитәкчесе вазифасына дәгъвалаучыларның исемлеген яңгыратачак. Әйтеп үтик, Рәхимовның президент вазифалары 2011 елның көзендә тәмамланырга тиеш иде.

Башкортостан президенты вазифасына билгеләнергә мөмкин кешеләр арасында республиканың хәзерге премьеры Раил Сарбаев, Башкортстанның Милли банкы җитәкчесе Рөстәм Марданов һәм «РусГидро» компаниясе башлыгы урынбасары Рөстәм Хәмитов.

Якын арада Россиянең тагын ике төбәгенә яңа җитәкче киләчәк. «Бердәм Россия» партиясе Россия президенты Дмитрий Медведевка Карелия һәм Чувашстан республикалары башлыкларына кандидатлар исемлеген тапшырды. Үз вазифасыннан мөтдәте беткәнче китүче Карелия башлыгы Сергей Катанандов урынына Госдума депутаты Виктор Кидяев, республика башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Нелидов һәм Карелия хөкүмәте башлыгы Павел Чернов тәкъдим ителә. Чувашстан президенты Николай Федоров урынына дәгъва итүчеләр исемлегендә исә республиканың вице-премьеры Михаил Игнатьев, хөкүмәт җитәкчесе Нина Суслонова һәм Чувашстан буенча баш федераль инспектор Руслан Тихонов бар, дип хәбәр итә «Интертат».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе