Газага гуманитар ярдәм илтергә чыккан Ливия корабын Израильнең хәрби-диңгез көчләре уратып алган. Хәзергә алар йөзүне туктатып, хәрәкәтсез тора. «Надежда» («Амалтея») корабының катипаны әлеге хәлне двигатель ватылу белән аңлата. Хәзергә экипаж әлеге гаепне төзәтү белән шөгыльләнә. Әмма Израиль матбугаты бу уңайдан корабта экипаж һәм хокук сакчылары арасында каршылык килеп чыккандыр, дип фаразлый.
Газа секторы вәкилләре исә Ливия корабы гуманитар ярдәмне китереп җиткерүдән әлегә баш тартмады, дип белдерә. «Израиль хәрбиләре комачау итәргә теләсә дә, «Надежда» («Амалтея») акрын гына булса да, безгә таба йөзә», - ди бу уңайдан Блокаданы өзү буенча халык комитеты рәисе Җамал әл-Худари. Израиль хәрбиләре исә инде кичә үк корабны Газага кертмәячәкләре турында белдерде.
Муамар Каддафи фонды тарафыннан финансланган корабка 2 мең тонна азык-төлек һәм медицина препаратлары төялгән булган. Аның экипажы 12 кешедән тора. Алар арасында 10 Ливия гражданины, бер нигерияле һәм бер Марокко вәкиле бар, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык