Франция, Германия, Британия һәм Испаниядә яшәүчеләрнең күпчелеге җәмәгать урыннарда пәрәнҗә киеп йөрүне тыю ягында тора. Ә менә американлыларның күпчелеге мондый фикерне хупламый.
Американың «Pew» тикшеренү үзәге үткәргән сораштыруның нәтиҗәләре шуны күрсәтә: пәрәнҗәдә йөрүне тыярга теләүчеләр саны буенча беренче урында Франция тора - 82 %. Аннары Германия (71 %), Британия (62 %), Испания (59 %) бара. Америкада исә нибары 28 % кеше генә пәрәнҗәгә каршы чыга. 65 % американлы пәрәнҗәне тыюга каршы. Шунысы да кызыклы, тыю ягында нигездә 55 яшьтән олырак кешеләр тора.
Бу атнада Франциянең Милли җыены илдә пәрәнҗәдә йөрүне тыючы закон проектын хуплады. Сентябрьдә әлеге законны илнең Сенаты карый башлаячак. Сенат әгъзалары да законны хуплаган очракта, Европада пәрәнҗә киеп йөрүне тыйган тагын бер ил булачак. Элегрәк мондый карарны Бельгия кабул иткән иде, дип хәбәр итә «Интертат».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык