Малайзиядәге Әл-Бохари Халыкара Университеты Россиядәге мөселманнар өчен бушлай белем алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Әл-Бохари Халыкара Университеты хәйрия юнәлешендә эшләүче уку йорты булып санала. Студентларны укыту һәм яшәтү буенча бөтен чыгымнарны да үз өстенә Әл-Бохара фонды ала. Халыкара университет булганлыктан, уку йортында күбесенчә төрле мөселман илләреннән җыелган яшьләр белем ала.
Быелдан башлап, Россия яшьләренә дә Малайзиядә укып кайту мөмкинлеге тудырыла. 23 яшьтән өлкән булмаган 5 мөселман Әл-Бохара университетында белем алу өчен грант ота алачак. Моның өчен урта белем, чит илдә уку теләге, инглиз телен белү (уртача дәрәҗәдә) кирәк. Шулай ук студентлар аз керемле гаиләдән дә булырга тиеш.
Малайзиядә уку өчен грантта катнашучыларга гаризаны http://www.aiu.edu.my:/AIU%20Student%20Application%20Form%20v2%20(Issued%2008062010).pdf сылтамасы буенча алырга мөмкин. Аны rcief@rcief.com адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук гаризалар Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә дә (Казан, Газовая ур., 19 йорт) кабул итәләр. Гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Әлеге грантны откан студент университетта 1 ел дәвамында әзерлек үзәгендә белем алачак. Яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр алга таба аудит, бизнес-администрацияләү, информатика (инженер-программалаучы һәм челтәр технологияләре) юнәлешләре буенча укуын дәвам итә ала.
Тулырак мәгълүматны aiu.edu.my сайтында һәм (843) 277 57 55 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык