Казан мэры Илсур Метшин Төркиянең Анталия шәһәре башлыгы Мостафа Акайд белән очрашты. Мостафа әфәнде Казанда Төркия делегациясе белән килгән иде.
«Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр елдан-ел яхшыра бара. Әле күптән түгел генә Төркия Президенты Габдулла Гөлне кабул иткән идек. Ул вакытта ике ил арасында шактый гына килешүләргә кул куелган иде. Соңгы елларда бигрәк тә эшкуарлык һәм туристлык өлкәсендә алга китеш сизелә», - дип билгеләп үтте Казан мэры.
28 кешелек төрек делегациясе Татарстанга Казан белән танышу өчен килгән иде. Алар башкаланың тарихи истәлекләре белән танышты, икътисадый мөмкинлекләрен бәяләде. «Казанга беренче килүем. Миңа монда бик ошады. Сездә бик матур тарихи биналар бар икән. Без бирегә Татарстан эшкуарларының эшчәнлеге белән танышу өчен килде. Ел саен Россиядән 2-3 миллион турист Төркиягә ял итәргә килә. Аларның күбесе Казаннан. Әйдәгез, киләчәктә болай эшлик: сез безгә кыш көне килегез, ә без сезгә - җәйләрен», - дип тәкъдим итте Мостафа Акайд.
Сөйләшү башлыча туристлык өлкәсенә кагылды. Бу уңайдан киләчәктә уртак проектлар эшләү фикере ике якка да хуш килде. Илсур Метшин исә үз чиратында эш сәфәре белән Төркиягә барырга сүз бирде, дип хәбәр итә Казан мэрының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык