Бельгиядә мәктәпкә тәре тагып та, пәрәнҗә киеп тә йөрергә ярамый

Бельгиянең Шарлеруа шәһәре администрация шурасы яңа уку елыннан дәүләт мәктәпләрендә пәрәнҗә, никаб ябынып һәм тәреләр тагып

БӘЙЛЕ
2010 Июл 14

Бельгиянең Шарлеруа шәһәре администрация шурасы яңа уку елыннан дәүләт мәктәпләрендә пәрәнҗә, никаб ябынып һәм тәреләр тагып йөрүне тыйды. Бу турыда илнең массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән РИА “Новости” хәбәр итә. Әйтергә кирәк, әлеге тыю бөтен сәяси, фәлсәфи һәм дини атрибутикага да кагыла. Мәктәп укучысы аларның берсен дә киеп, тагып, асып йөрмәскә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Бельгия парламентының түбән палатасы агымдагы елның май аенда җәмәгать урыннарында никаб һәм пәрәнҗә киюне тыя торган канун кабул итте. Канунны яклап чыгучыларның төп аргументы – мондый кием кешене тануга комачау итә. Бу закон проекты югары палата тарафыннан да хупланса, Бельгия Европа берлеге илләре арасында иң беренче булып җәмәгать урыннарында пәрәнҗә киюне тыйган ил булачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе