Россия Халыкара хезмәт оешмасы конвенциясен ратификацияләде. Бу хакта Федераль канунга илнең Президенты Дмитрий Медведев кул куйды. Хәзер Россиядә алдынгы илләрдәге сыман хезмәт кагыйдәләре гамәлдә булачак.
Яңа канун буенча, һәр хезмәткәр ел саен кимендә 2 атналык ялга чыгарга тиеш. Калган 2 атнасын исә ул бер ел ярым эчендә алып бетерергә бурычлы. Алай эшләмәгән очракта, хезмәткәрнең файдаланылмаган яллары «яначак». Ялга бармыйча, аның өчен акчалата түләү генә алырга да мөмкин. Әмма бары 14 көн өчен генә, чөнки беренче 14 көнен ул, һичшиксез, ял итеп үткәрергә тиеш.
Әмма хезмәткәрләр тиз арада ялга китәргә ашыкмаса да була: бу үзгәрешләр бер елдан соң гына гамәлгә керәчәк. Чөнки конвенция буенча Россия җитәкчелеге нәкъ бер ел эчендә Хезмәт кодексына тиешле үзгәрешләр кертергә тиеш.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде