1 сентябрьдән Казандагы Универсиада авылы беренче тулай торакларының ишеген студентлар өчен ачачак. Студентлар шәһәрчегенең ике корпусында 8 мең студент яши алачак. Биредә аларга яшәү өчен ике һәм өч урынлы бүлмәләр бирелә. Тору бәясе шул ук – айлык стипендиянең 5 процентын тәшкил итәчәк. Урнашу август ахыры-сентябрь башларына планлаштырыла.
Тулай торак шартлары яхшыруга аеруча КФУда белем алучы мөселман студентлары сөенә. Чөнки моңа кадәр тулай торак бүлмәләрендә дүртәр кеше яшәргә туры килә иде. Мондый шартларда намаз уку шактый мәшәкатьле. «Универсиада авылыннан бүлмә алу өчен гаризаларны тапшырдык инде», - дип сөенечләрен уртаклашты алар.
Сүзә уңаеннан, Белградтан үрнәк алып, Казанның Универсиада авылының да үз мэрын булдырырга телиләр. Бу турыда шәһәр башлыгы Илсур Метшин мэриядагы утырышта әйтте. Метшин сүзләренә караганда, аңа Татарстан делегациясенең Белградка, Универсиада авылына сәяхәт кылу тәэсир иткән. Биредә спорт шәһәрчеге югары дәрәҗәдә оештырылган, аның белән элекке серб спортчысы идарә итә икән.
Белградтагы Универсиада авылы мэрын Казанга киңәшергә чакырдылар, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык