Мисырның Каһирә Ислам университетлары лигасы ислам сәнгате һәм архитектурасы энциклопедиясен чыгаруы турында игълан итте. Әлеге хезмәткә мөселман, Европа илләре дәүләтләрендә эшләүче белгечләрнең 70тән артык мәкаләсе кергән.
IQNA мәгълүмат агентлыгы Лиганың Генераль секретаре, доктор Габдел Сәлам Җәгъфәр сүзләрен китерә: «Ислам цивилизациясе алдынгы цивилизацияләрнең берсе. Ул кешелекне материаль һәм рухи өлкәләрдә бик нык баеткан». Шулай ук ул исламның кеше яшәешенең бөтен өлкләләрен колачлавы турында әйтә.
Энциклопедия мөселман рәссамнарының, ислам доктринасы һәм шәригать кануннарына туры китереп, архитектураның яңа төрләрен уйлап табу осталыгын күрсәтүгә хезмәт итәргә тиеш. Энциклопедияне чыгаруның тагын бер максаты – сәнгать һәм цивилизация өлкәләрендә ислам методларын яңарту һәм аларны мөселман аларны тормышка ашыру.
Энциклопедия сәнгать һәм архитектураның Ислам нигезләре белән бәйләнеше, гарәп илләре университетлары каршында Ислам сәнгате һәм архитектурасы методлары, аларның үзенчәлекләре һәм Көнбатышка йогынтысы, бүгенге тормышта яңарышы темаларына багышланган 6 бүлектән тора, дип хәбәр итә «Исламский портал».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык