Хәләл бүген брендка әйләнә бара. Соңгы арада гына да дөнья күләмендә берничә хәләл күргәзмә-ярминкә үтте. Шундый ярминкәләрнең берсе Казахстан башкаласы Астанада оештырылды. Күргәзмәдә Казахстан территориясендә эшләүче 100дән артык оешма-җитештерүче катнашты. Алар барысы да хәләл продукция эшләп чыгару белән шөгыльләнә.
Күргәзмәдә мөселманнар игътибарына төрледән-төрле хәләл әйберләр тәкъдим ителде. Алар арасында хәләл казылыктан алып, хәләл печенье белән гамбургерга кадәр бар иде. Кызыл-Урда дөге җитештерүчеләре исә мөселманча дөге дә җитештерә башлаганнар. Ул Кытайдан кертелгән дөгегә караганда очсызрак кына түгел, файдалырак та икән.
Сүз уңаеннан, соңгы 5 ел дәвамында Казахстандагы 500 оешма мөселманча эшкуарлык белән шөгыльләнүгә күчкән. Иң кызыгы, хәзер хәләл тамгасы азык-төлеккә генә карамый. Әлеге индустриягә белем бирү, медицина, спорт өлкәсе дә керә. Хәләл азык-төлек, хезмәтләр исә мөселманнарны гына түгел, башка дин вәкилләрен дә кызыксындыра, дип хәбәр ит «Мир» телерадиокомпаниясе.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык