Швейцарлар Татарстанда кино төшерә

Швейцария кино төшерүчеләре Татарстан турында фильм төшерергә телиләр. Аларны безнең республикада мөселманнар белән христианнарның ничек дус-тату яшәүләре кызыксындыра.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 14

23,89 KbШвейцария кино төшерүчеләре Татарстан турында фильм төшерергә телиләр. Аларны безнең республикада мөселманнар белән христианнарның ничек дус-тату яшәүләре кызыксындыра. Моның серен алар фильм төшерү дәвамында ачарга телиләр.

Швейцария радио-телевидение компаниясенең Мәскәүдәге вәкиле Петер Гислинг сүзләренчә, кино төшерүчеләр Татарстанда ярты сәгатьлек фильм әзерләячәкләр. Татарстан толерантлык буенча Швейцария өчен үрнәк булып тора. Чөнки бу илдә мөселманнар белән христианнар бик дус яшәми, алар арасында каршылыклар еш булып тора икән. Швейцариядә биек манаралы мәчетләр төзелү тыелганнан соң әлеге мәсьәлә тагын да актуальләшкән.

Бу уңайдан Швейцария телеканалы Татарстанның элеккеге Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән әңгәмә оештырды. 8 июльдә булган әңгәмә вакытында М.Шәймиев толерантлыкның нигезе, бу өлкәдә килеп туган авырлыклар, диннәр арасындагы дуслыкның илнең икътисадына йогынтысы турында сөйләде. «Диннәр арасындагы дуслык бер-ике елда гына барлыкка килми, бу озак еллар дәвамында алып барылган эшчәнлекнең нәтиҗәсе», - дип әйтте М.Шәймиев.

Швейцария радио-телевидение компаниясе – Россия федераль каналларына тиңдәш эре каналларның берсе. Тапшырулар 4 дәүләт телендә (алман француз, итальян, ретроман) алып барыла.

Компаниянең Мәскәүдәге корпункты «Swiss National Public Radio and TV» тапшыруларны алман телендә алып бара, шуңа күрә аларның тапшырулары ARD» һәм «ZDF» үзәк каналларында Германиядә еш кына кабатлана, дип хәбәр итә Шәймиевнең рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе