Свердловски өлкәсенең Красноуфим районы Зур Тырыш авылында иске мәчетне төзекләндерү эшләре бара. Әлеге мәчет милли мәдәният һәм йолаларны торгызу үзәгенә әйләнде.
Әле күптән түгел генә балалар кече яшьтән үк ислам белән кызыксынсын, азан, дога моңын ишетеп үссен дип, мәчет имамы балалар өчен уен мәйданчыгы төзеп куйган. Уен мәйданчыгы мәчет җирендә үк урнашкан.
Мәчетне төзекләндерү эшендә авыл халкы да актив катнаша, дип сөйли Зур Тырыш авылының имам-хатыйбы Винарис Нигъмәтҗанов. Әлеге мәчетнең бер гасырдан артык тарихы бар. Аны төзү вакыты XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башы дип исәпләнә. Инкыйлабка кадәр уңышлы гына эшләп килгән мәчетне 30нчы елларда ябып куялар. соңрак биредә мәктәп урнаша. 1995 елда исә бинаны кабаттан мәчет итү мәсьәләсе кузгатыла. төзекләндерү эшләре шактый озакка сузылган. ул әле бүген дә тамамланмаган. Ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге адрес һәм телефон буенча Винарис Нигъмәтҗанов белән элемтәгә керә ала: 623307 Свердловски өлкәсе, Красноуфим районы, Зур тырыш авылы, Яңа урам, 10 йорт. Тел: 8 (34394) 4-23-34

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык